news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 11 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны ике йөз баллга тапшырды

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарында (БДИ) ике йөз бал җыйган укучылар саны 11 кешегә җитте. Казанның 131 нче лицеен тәмамлаучылар Матвей Конышев һәм Алинә Шәйдуллина информатика һәм профильле математика буенча имтиханнарда 200әр балл җыйды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Информатика буенча йөз баллны 28 чыгарылыш сыйныф укучысы алды, узган ел – тугыз иде. Казанның 131 нче лицеенда һәм КФУның Н. Лобачевский исемендәге лицеенда өчәр, КНИТУ – КАИ лицей-интернатында, КФУның IT-лицеенда һәм Чаллының 78нче лицеенда икешәр йөз балл алучы укучылар әзерләнгән», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Информатика буенча БДИны компьютер формасында барлыгы 3,3 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Предмет буенча уртача балл 60,54 тәшкил итте, 2024 елда – 62,26 иде. 439 чыгарылыш сыйныф укучысы минималь 40 балл бусагасын үтмәгән.

Моннан тыш, чит телләр буенча БДИ нәтиҗәләре расланды. Әйтик, инглиз теленнән БДИны 1,8 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы тапшырган. Уртача балл узган ел белән чагыштырганда 75,81 дән 70,64 кә кадәр кимегән. 22 баллы минималь бусаганы 18 укучы үтә алмаган. Бу фән буенча йөз баллны биш чыгарылыш сыйныф укучысы алган, узган ел – 35 иде.

Немец теленнән БДИны 12 укучы тапшырды. Уртача балл 65,83 тәшкил итте, бу 2024 елга караганда бераз югарырак – 65,55.

Француз теленнән БДИны дүрт укучы тапшырды. Уртача балл узган ел белән чагыштырганда 77,8 дән 83,25 кә кадәр арткан.

Өч укучы кытай теленнән БДИ тапшырды. Бу фән буенча уртача балл шулай ук 2024 ел белән чагыштырганда 79,17 дән 85 кә кадәр арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot