Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 11 Covid-госпиталь эшли
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручыларга ярдәм күрсәтелә торган 11 госпиталь эшен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Без коронавирус белән авыру очракларының, бигрәк тә ковидның авыр формалары белән авыручылар кимүен күрәбез. Республикада вакытлыча ачылган 11 йогышлы авырулар госпитале эшли», - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, бу һәр госпитальдә 200-300 ятак бар дигәнне аңлатмый, 15 урынга исәпләнгән бүлекләр дә бар.
Аның сүзләренчә, госпитальләрнең күп булуы госпитализация вакытында авыру кешене республика буйлап хастаханәгә алып барырга туры килмәсен, ә өй янында ярдәм күрсәтә алу өчен кирәк.
«Хәзер ятак фонды гадәттәгедән 10 процентка бушрак. Бәлки, якын арада ковид йоктыручылар өчен ятаклар санын бераз киметербез», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз