news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 11,5 мең кеше эшсез

Бер атнада мәшгульлек хезмәте органнарында 600дән артык кеше рәсми төстә эшсез буларак теркәлгән.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 11,5 мең кеше эшсез санала, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны эшче кулларның 0,56 процентын тәшкил итә.

Эш бирүчеләр мәшгульлек үзәге органнарына 36 мең вакансия тәкъдим иткән. Узган атнада алар 4 мең 600 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр.

Бу чорда 600дән артык татарстанлы мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән. Аларның 46сы оешма ябылу яки хезмәткәрләр штатын кыскарту аркасында эшсез калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot