news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 11 047 ВИЧ инфекцияле авыру исәпләнә
Казаннан кала, Татарстанның көнчыгыш төбәкләренә кергән Бөгелмә, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә хәл бигрәк тә авыр
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда ВИЧ иң беренче булып “Камаз” төзүчеләр шәһәре Яр Чаллыда 1998 елда барлыкка килә, 2000 елда инде Әлмәт шәһәрендә тарала башлый. Авырулар башта дистәләп кенә исәпләнсә, тора-бара берничә йөздән артып китә. Бүгенге көндә исә республикада, 2009 елның 1 июненә бирелгән мәгълүматлар буенча, 11 047 ВИЧ инфекцияле исәпләнә.
Казаннан кала, Татарстанның көнчыгыш төбәкләренә кергән Бөгелмә, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә хәл бигрәк тә авыр. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советында Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм өстенлекле проектны тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссия утырышында хәбәр иттеләр.
Депутатлар шушы юнәлештә эшләүче министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә республикадагы эпидемиологик вәзгыять, ВИЧка, В һәм С гепатитына каршы профилактика алып бару, аларны ачыклау һәм дәвалау мәсьәләләре, бу авыруларның таралуын кисәтү чаралары турында фикер алышты.
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева сүзләренчә, Татарстанда ВИЧ инфекцияле авыруларны терки башлаганнан бирле 1691 кеше үлгән. Аларның 61,5 проценты наркотик препаратлар белән агуланган, 11 процентына СПИД диагнозы куелган, 8 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккән. Шулай ук ВИЧлы авыруларда туберкулез табылу очраклары да үсә бара.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Сәламәтлек” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында ВИЧ йоктырган кешеләрне ачыклау һәм дәвалау буенча эшчәнлек алып барыла. Аерым алганда, 2008 елда әлеге проект нигезендә республикага ВИЧ инфекцияле авыруларны ачыклау өчен 223 млн. сумлык тест-системалар, вируска каршы һәм В, С гепатитларын дәвалау максатыннан препаратлар кайткан.
Узган елда “Сәламәтлек” проекты нигезендә 740 кеше, ВИЧны аздырмас өчен, вируска каршы тора торган препаратлар эчеп торган. Мондый дарулар куллану ВИЧлы авырлы хатыннардан туган балаларга чир күчүне 5 процентка кадәр азайтырга мөмкинлек биргән. Диспансерларда рәсми теркәлгән авыруларның 84 проценты даими рәвештә табибларга күренеп торган.
Шул ук вакытта бу өлкәдә хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, 2009 елда ВИЧлылар өчен федераль үзәктән дарулар өчен акча күчерелмәгән. Яңа туган балаларны вируска каршы препаратлар белән тәэмин итүдә дә авырлыклар бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot