news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 108 дәүләт медицина учреждениесендә электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре бирелә

Электрон документлар бирүче 60 хосусый медицина оешмасы исәпләнә.

Татарстанда 108 дәүләт медицина учреждениесендә электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре бирелә
Александр Эшкинин

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 108 дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре бирелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдерде.

Яңача эшләүгә күчкән лидерлар арасыннан Әлмәт шәһәре һәм “Татнефть” ААҖ медицина-санитар часте, Яр Чаллының 5нче шәһәр клиник хастаханәсе, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Әлмәт Үзәк район хастаханәләрен билгеләп үтәргә була.

“Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча электрон документлар бирүче хосусый медицина оешмалары саны да артты. Хәзер шундый 60 оешма исәпләнә”. – диде Илдар Фатыйхов.

Министр урынбасары әйтүенчә, сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 99 проценты электрон больничныйлар рәсмиләштергәндә кыенлыклар белән очрашмаган. Аерым искәрмә очраклар гына була. Бу эш урыннарында электрон кәгазьләрне кабул итәргә теләмәү белән дә бәйле. “Без Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә проектны башлап җибәргәндә булган кыенлыкларны бетерергә тырышабыз. Яңа процесс кытыршылыксыз узмый”, - дип белдерде ул.

Брифиингта катнашучылар электрон эшкә яраксызлык кәгазьләренең өстенлекләрен билгеләп үтте. Ялган документ ясау ихтималлыгы булмау, хаталарны тиз төзәтү, табибларның эшен җиңеләйтү, халыкка мәшәкатьләрне һәм конфликтлы вазгыятьләрне киметү, югалту, бозу ихтималлыгы булмау кебек өстенлекләргә ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100