news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 100дән артык гаилә төзүче гаебе белән тораксыз калган

Татарстанда 100дән артык гаилә тораксыз һәм акчасыз калды, алар килешү төзегән йорт салучы вәгъдәсен үтәмәгән. Зыянның гомуми суммасы якынча 300 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан ДТРК яза.

Төзүче йортны ярты елда төзергә тиеш була, ләкин акчаны алгач, ул юкка чыккан. Шул ук вакытта «торакны» барлык зыян күрүчеләр ипотекага алган, һәм, әгәр банк алдында объектны тапшыру турында хисап тотмасалар, процент ставкасы арта.

Гражданнар сүзләренчә, барысы да «Таунхауслар һәм йортлар» фирмасы рекламасыннан башлана. Аларны дәүләт ярдәме белән ипотека рәсмиләштерергә ышандырганнар, алай гына да түгел, өстәвенә компания банкта аккредитацияләнгән була. Әмма килешүләрдә башка төзүчене — шәхси эшмәкәр Желованованы язып куйганнар. Шулай да алданган сатып алучыларны «барысы да тәртиптә» дип ышандырганнар.

Юристлар бу схеманың мошенниклыкка охшаганлыгын белдерә. Хәзер алар кешеләр ипотека кредитын алган банкны тикшерә. Шул ук вакытта фирманың офисларында беркем дә юк, ә шалтыратуларга җавап бирмиләр.

Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе дә җинаять эше кузгаткан. Шулай булгач, зыян күрүчеләрнең акчаны кире кайтару өмете бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100