Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 100дән артык татар теле укытучысы башка фәннәрне укытачак
Хәзергә республикада 4,8 мең чамасы татар теле укытучысы исәпләнә.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Башка дисциплиналарны укытырга күчәчәк татар теле укытучылары саны бөтен Татарстан буенча 100 дән артык. Бу зур сан түгел. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
Татарстанда 1300 татар теле укытучысы башка фәннәр буенча яңадан әзерлек уза. Тагын 208 педагогны квалификацияләрен өстәмә күтәрү көтә.
Поминов сүзләренчә, хәзергә республикада 4,8 мең чамасы татар теле укытучысы исәпләнә.
Министр урынбасары шулай ук республикада 3 мең чамасы рус теле укытучысы булуын билгеләп үтте.
“Хәзер рус теле укытучыларында зур ихтыяҗ юк. Соңгы вакытта безнең мәктәпләр күчкән уку планнарында рус телен күпкә арттыру каралмаган”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз