news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 1000 гектарга якын мәйданда урманны торгыздылар

Быел табигый урман торгызу эшләре 2480 гектар мәйданда башкарылачак.

Татарстанда 1000 гектарга якын мәйданда урманны торгыздылар
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 27 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 850 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган. Урманнарны яңадан торгызуның бу ысулы туфрак өслеген минеральләштерү юлы белән кыйммәтле токымнар табигый рәвештә үссен, үсентеләрне саклау һәм табигый яңарту өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел табигый урман торгызу эшләре 2480 гектар мәйданда башкарылачак.

Бер ел элек «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча урман хуҗалыклары хезмәткәрләре 2304,6 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен башкарды.

Шулай ук төбәк проекты «Урман торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасын булдыру» һәм «Урман үсемлекләренең утырту материалы саны» кебек күрсәткечләрне үз эченә ала. Агымдагы елга аларның планлы күрсәткечләре 11,4 тонна орлык һәм 30,9 миллион данә орлык тәшкил итә.

Хәзерге вакытта белгечләр 529 кг орлык җыйган, нарат -387 кг, чыршы — 103 кг, карагай — 20 кг, башка токымнар — 19 кг. Орлыкларның күпелеген 2020 елның август һәм сентябрь айларында җыячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot