news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1000 эшләгән кешегә 746 эшләмәүче туры килә - җанисәп нәтиҗәләре

Татарстанда 1000 эшләгән кешегә 746 эшләмәүче туры килә - җанисәп нәтиҗәләре

Росстат җанисәп нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстанда демографик йөкләнеш Россиядәге уртача күрсәткечләргә караганда югарырак. Россиядә 1000 эш яшендәге һәм эшли алырлык кешегә 714 эшли алмаучы туры килсә, Татарстанда бу күрсәткеч – 746.

Демографик йөкләнеш ягыннан иң проблемалы – Идел буе (764) һәм Себер федераль округы, анда бу сан – 749. Йөкләнеш аз төбәкләр – Төньяк Кавказ (667) һәм Үзәк федераль округ (687), Ерак Көнчыгыш (694). 

Эшли алырлык 1000 кешегә эшли алмау яшендәге иң аз кеше туры килгән төбәкләр Мәскәүдә (629) һәм Мәскәү өлкәсендә (588), Санкт-Петербургта (660), Севастопольдә (596), Дагыстан (650), Ингушетиядә (509) һәм Чукоткада (567).

Иң зур демографик йөкләнеш – Иваново (807), Кострома (869), Курск (802), Ярославль (812), Карелия (833), Архангельск (815), Кырым (805), Киров өлкәсе (885), Пенза (807), Курган (895), Алтайс крае (862). Бу төбәкләрдә өлкән яшьтәге кешеләрнең күп булуы белән аңлатыла: санап кителгән төбәкләрдә 1000 эшләү яшендәге кешегә 500гә якын һәм аннан да күбрәк пенсионер яки эшләү яшендә булып та, эшләргә сәләтсез кеше туры килә.

Ерак Көнчыгышта, балалар саны чагыштырмача аз булуга карамастан, өлкән яшьтәгеләр аз булу сәбәпле, демографик йөкләнеш зур түгел. 

Идел буе округында демографик йөкләнеш иң аз булган төбәкләр – Башкортстан (733), Самара (745), Саратов (722), Татарстан (746). 

Иң зур йөкләнеш – Пенза (807), Киров (885) өлкәләрендә. 

Татарстанда 746 кешенең 321е – балалар, 425е – өлкән яшьтәге кешеләр һәм пенсионерлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100