Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 100 яшьтән узган 331 кеше яши
Татарстанда 331 җирле кеше 100 яшьтән узган. Бу хакта социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
«Республикада яшәүче 331 кеше 100 яшьне узган, тулаем алганда, Татарстанда озак яшәүчеләр саны соңгы 5 елда өч тапкырга арткан», - диде ул.
Бутаева искәрткәнчә, Татарстанда «Актив озын гомер» программасы эшли, ул 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга исәпләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз