Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәкләргә бәйрәм бүләкләре тапшырыла
Татарстанда яшәүче йөз яшьтән өлкәнрәк кешеләр Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм бүләкләре алачак. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда узган брифингта әйтте.
«Быел, йөз яшьтән узган барлык кешеләрне дә котлау өчен, Татарстан Рәисе бүләк җыелмалары тапшыру турында карар кабул итте. Башкарма комитетлар көче белән әлеге җыелмалар безнең йөзяшәрләребезгә тапшырылачак», – диде ул.
Бүген республикада 935 мең кеше өлкән буын вәкиле. Һәр дүртенче гражданин – өлкән яшьтә. 2030 елга һәр өченче кеше өлкән яшьтә булыр дип көтелә. Өлкәннәрнең күбесе авыл җирлекләрендә яши.
«Ел саен йөзяшәрләр саны арты. Бүген 233 кеше йөз яшьтән өлкәнрәк. Быел иң өлкән хатын-кызга 107 яшь тула, ул Алабугада яши. Ә иң өлкән ир-атка 104 яшь тула, ул Питрәчтә яши», – диде Эльмира Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз