news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 100 яшь чиген узган 169 кеше бар

Иң озын гомерле ир-ат – Яшел Үзәндә, иң өлкән хатын-кыз Казанда яши

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 100 яшь чиген узган 169 озын гомерле кеше яши. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте.

“Республикада 100 яшь чиген узган 169 өлкән бар. Аның 18е ир-ат, 151е хатын-кыз. Иң карт ир-ат Игорь Протопоповка 108 яшь, ул Яшел Үзән районында яши. Иң өлкән хатын-кыз - Казанда яшәүче Мәрьям Закирова. Аңа 107 яшь”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда уртача гомер озынлыгы арткан. 2012 елда ул 71,8 яшь булса, 2017 елда исә 73,6 яшьне тәшкил итә.

Статистика фаразларына карасаң, 2030 елга Татарстанда өлкәннәр саны 18%ка артачак. Бу Россиядәге демографик процесслар белән аңлатыла.

Апас районында 100 яшьне тутырган өч өлкән кеше бар. Шуларның берсе - Чүрибураш авылында яшәүче Фәһимә әби Баһаветдинова тормышы турында "Интертат.ру" электрон газетасыннан укый аласыз.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100