news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 100 спорт мәйданчыгы төзеләчәк

Республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы башланганнан бирле, 900 объект төзелгән.

Татарстанда 100 спорт мәйданчыгы төзеләчәк
Салават Камалетдинов/архив, Султан Исхаков

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Ел азагына кадәр Татарстанда 105 спорт мәйданчыгы, сигез модульле чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.

“2019 елда җиһазландырылган 105 спорт мәйданчыгы һәм сигез модульле чаңгы базасы төзү планлаштырыла. Аларның гомуми бәясе – 427 млн сум”, - диде Илшат Гыймаев.

2013 елдан башлап республикада 890 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 27 модульле чаңгы базасы төзелгән. Бу максатларда барлыгы 2,3 млрд сумнан артык акча тотылган.

Соңгы ике елда Татарстан муниципалитетларында биш ябык спорт залы һәм сигез ябык йөзү бассейны төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100