news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 100 мең хатын-кызның 23ендә аналык муентыгында яман шеш булуы ачыкланган

Россия буенча исәпләгәндә, 100 мең кешегә 22 очрак туры килә.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 100 мең хатын кызның 23ендә аналык муентыгында яман шеш авыруы булуы ачыкланган. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән бераз күбрәк: ил буенча ул 100 мең кешегә 22 очракны тәшкил итә. Татарстанда аналык муентыгында рак очраклары күбрәк булуы республикада скрининг ясауның нәтиҗәле булуына бәйле. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан дәүләт медицина академиясе директоры, профессор, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов сөйләде.

Аналык муентыгында яман шеш бөтен дөньяда хатын-кызларның онкологик патологияләре арасында иң киң таралганы булып кала һәм барлык яман шешләрнең 5 процентын тәшкил итә. Репродуктив системаның (балага узуда катнашучы әгъзалар системасы) онкологик авырулары арасында аналык муентыгы рагы икенче урында. Белгечләр, яман шешне башлангыч стадиядә ачыклау өчен, цервикаль скрининг ясалуын билгеләп узды. Цервикаль каналдан ягымга (мазок) цитологик тикшеренү үткәрү һәм вакытында дәвалау нәтиҗәсендә, аналык муентыгы рагыннан үлем 70 процентка кадәр кими.

“Хатын-кызлар өчен бу - зур проблема. Иң мөһиме – әлеге авыруга юл куймау”, - диде Рөстәм Хәсәнов, һәм  шушы проблемаларның бүген “Корстон” комплексында ачылган конференциядә күтәрелүен билгеләп узды. Рөстәм Хәсәнов билгеләп үткәнчә, әгәр хатын-кыз үз сәламәтлеген кайгыртмаса, табиблар тырышлыгы, яңа технологияләр генә берни түгел. Хатын-кыз, үзен берни борчымаса да, һәрвакыт профилактик тикшерүләргә йөрергә тиеш, ди ул.

Рөстәм Хәсәнов 2009 елдан Татарстанда дәүләт гарантияләре программасына цитологик скрининг, 2013 елдан олылар өчен диспансеризациядә цитологик мазок алу кертелгәнен әйтте. Шушы тикшеренүләр нәтиҗәсендә республикада аналык муентыгы рагы очраклары күбрәк ачыкланса да, Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, Татарстанда бу мәсьәләдә вазгыять бик үк начар түгел. Республикада, Идел буе федераль округы һәм тулаем Россия белән чагыштырганда, соңгы стадиягә килеп җиткән очраклар да, үлем дә, чир ачыклангач, бер ел эчендә үлеп китү күрсәткечләре дә азрак. “Ни өчен без һаман башлангыч стадиясендә үк ачыклау мөһимлеге турында һаман тукып торабыз, чөнки ул вакытта авыруны тулысынча дәваларга була. Ракның соңгы стадиясе симптомсыз уза, шуңа күрә профилактик тикшеренүләр кирәк. Шеш үсми торып, ул бернинди авырту тудырмаска мөмкин. Симптомсыз вакытта барырга кирәк табибка, чир башланганчы ук”, - дип кисәтә Рөстәм Хәсәнов.

Рөстәм Хәсәнов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә 2016 елда аналык муентыгы рагыннан үлем 100 мең кешегә - 7,44 очрак, ә Россиядә ул 8 дән артыграк булуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, шушы куркыныч диагноз куелгач, бер ел эчендә үлеп китүчеләр бөтен исәпкә алынган кешеләрнең 12,6 процентын тәшкил итә. Бу инде соңгы стадиягә җиткән авырулар турында сүз бара. ИФО да бу күрсәткеч - 16, Россиядә 14 проценттан артык.

“Чир беренче стадиядә ачыкланса, кешене тулысынча дәвалап булу мөмкинлеге 80-90 процент дәрәҗәсендә. Авыру хатын-кызларның 12,6 проценты бер ел эчендә үлә, ә 60-70 проценты 5 ел һәм аннан озаграк яши”, - диде Рөстәм Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100