news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 100–150 эш урыны белән тәэмин итә торган Call-үзәк оештырылачак

Call-үзәкне Кама Аланында ачу буенча фикер алышалар

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның беренче ярты елында Татарстанда 100–150 эш урыны белән тәэмин итә торган Call-үзәк оештырылачак. Хәзер Call-үзәкне Кама Аланында ачу мәсьәләсе буенча фикер алышалар. Бу хакта Казанда узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер белдерде.
2011 елда дәүләт һәм муниципаль заказлары турындагы мәгълүмат бердәм гомумроссия рәсми сайтында дөнья күрүгә нигезләнгән 94нче Федераль законга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керә, дип белдерде ул. 2010 елда кулланучыларга тиешле дәрәҗәдә ярдәм итү өчен сайтның оператор хезмәтен булдыру таләп ителә, аның вазыйфаларына сайтка хезмәт күрсәтү буенча функцияләр, мәгълүмат белән тулыландыру, кулланучыларга техник яктан ярдәм итү һәм консультация бирү керә. РФ Икътисади үсеш министрлыгы игълан иткән сайт операторларын сайлау конкурсында ТР Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы җиңде.
Агентлык 2011 елның 1 гыйнварына кадәр 94нче Федераль Закон кысаларында бөтен илләрдән үз сатып алулары турында мәгълүмат урнаштырырга тиешле заказчыларны теркәргә, аларны бу ресурсны кулланырга өйрәтергә, шулай ук ресурсны эшкә ныклап әзерләргә тиеш.
“Хәзер без Call-үзәкне оештыру мәсьәләсен хәл итәбез. Сүз 100–150 кешене эш белән тәэмин итү турында бара. Үзәкне Кама Аланында булдыру карала, чөнки анда эшче куллар кирәгеннән артык күп, аларны бары тик өйрәтергә генә кирәк. Бу Call-үзәктә эшләргә теләкләре булган муниципалитетлар беренче яки икенче линия операторлары вазыйфасын вакытлыча башкару буенча конкурста катнаша ала”, - дип белдерде Яков Геллер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100