Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 10 яшьлек малай әбисен үтергән, әнисен яралаган
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның тикшерү органнары олы яшьтәге хатын-кызны үтерү һәм аның кызын яралау очрагына карата РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча (“Үтерү”) кузгатылган җинаять эшен тикшерә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Аерым алганда, 7 апрель кичендә Байлар Сабасы бистәсендәге йортларның берсендә кадау-җәрәхәтләү рәвешендәге көч кулланылган үлем билгеләре булган 57 яшьлек хатын-кызның үле гүдәсе табыла, диелә хәбәрдә. Аннан тыш, шундый ук җәрәхәтләре булган 33 яшьлек ханым хастаханәгә озатыла.
Чыгарылган беренчел версия буенча, 10 яшьлек малай телевизор карап утырган әбисенә күп тапкырлар пычак белән кадаган, аннары аш бүлмәсендә булган әнисенә пычак белән ташланган. “Бала элек берничә тапкыр психиатрда тикшерелгән, ләкин исәпкә куелмаган булган. Малай әнисе, әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән”, - дип ачыклык керттеләр Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендәгеләр.
Хәзерге вакытта шушы фаҗига чыгу буенча җинаятьне тикшерү эшләре дәвам иттерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз