news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгында 10 меңгә якын хезмәткәр мобилизациядән бронь алырга мөмкин

Татарстанда агросәнәгать комплексының 600 предприятиесе хезмәткәрләрне броньларга хокуклы.

Татарстанда агросәнәгать комплексында эшләүче 10 меңгә якын хезмәткәр мобилизациядән бронь ала ала. Бу аларның гомуми саныннан 38 процентны тәшкил итә. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Татарстанда агросәнәгать комплексының 600 предприятиесе хезмәткәрләрне броньларга хокуклы. Бу предприятиеләрдә 49 мең кеше эшли. Запаста торучы 12 мең хезмәткәрнең 10 меңгә якынына бронь бирелә ала», – дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы тормагында эшләп мобилизацияләнгән кешеләр урынына яңа белгечләр табарга тырышалар. Шуңа бәйле рәвештә тиз арада белгечләр эзләү буенча эш алып барыла. Шул ук вакытта министр вазгыятьнең кискен булмавын билгеләп үтте.

«Предприятиеләрдән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән күп мөрәҗәгать килә. Бүген киткәннәргә алмаш табарга тырышалар. Предприятиеләр бу хәлләрдән шулай итеп чыга», –  диде ул.

РФ Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан итте. 24 февральдән башлап, Россия Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция үткәрә. Дәүләт башлыгы халыкны яклауны һәм Украинаны демилитаризацияләүне төп максатлар дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100