Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 10 мең гектардан артык мәйдандагы урманнар ефәк күбәләгеннән зыян күргән
Быел Татарстанда 10 мең гектардан артык мәйдандагы урманнар ефәк күбәләге һөҗүменнән зыян күргән. Корткыч бөҗәкләр шул исәптән Түбән Кама районында да ачыкланган, дип хәбәр итә «НТР 24» телеканалы.
«Эссе һава торышы аркасында Түбән Кама районы территориясендә әлегә чыганаклар зур түгел. Әмма Зәй һәм Әлмәт районнары территориясендә чыганаклар зур, 10 мең гектардан артык мәйданда урманнар зыян күргән. Түбән Кама районында – 200-300 гектарда», - дип ачыклык кертте Түбән Кама урманчылыгы җитәкче-урманчысы Радмир Галимов.
Бөҗәкләр Түбән Камадан ерак түгел «Бигеш» аэропорты янындагы имәннәрдән торган урман полосасында ачыкланган. Корткычларга каршы көрәш чаралары кабул ителгән инде.
«Ефәк күбәләге агачларның барлык яфракларына да зыян китерә. Быел башта имәннәрне кырау сукты, алар тернәкләнеп килгәндә ефәк күбәләге һөҗүм итте. Ул, колорадо коңгызы кебек, барлык яфракларны да ашый», - дип кисәтте белгеч.
Бөҗәкләр бакчада үсүче агачларга да куркыныч тудыра. Шуңа күрә урманчылар бакчачыларга табылган чыганаклар турында хәбәр итәргә куша.
- Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда парсыз ефәк күбәләген юк итү буенча быелга билгеләнгән эшләр төгәлләнгән. Бу эшләр 34 миллион сумга төшкән.
- Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль программасының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз