news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 10 мең баланың ата-анасы ана капиталы акчасыннан айлык түләү ала

Татарстанда өч яшькә кадәрге 10 054 баланың ата-анасы ана капиталы акчасыннан айлык түләү ала. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гаиләләргә ел башыннан 608 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Агымдагы елның июненнән балалы гаиләләр өчен ярдәм чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республикада яшәүчеләр ана капиталы акчаларыннан тизрәк файдалана ала. Гаризаны карау срогы ике тапкырга кыскартылды, хәзер бу документларны кабул иткәннән соң 5 эш көненнән дә озаграк вакыт таләп итми», - дип сөйләде Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, айлык түләү җан башына уртача кереме дәрәҗәсе яшәү минимумының икегә тапкырланган күләменнән азрак булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу бер кешегә аена 30 146 сум. Айлык түләүнең күләме гаилә гариза биргән вакытта яшәгән төбәктә балага билгеләнгән бер яшәү минимумы күләменә тигез. 2025 елда республикада яшәүчеләр өчен бу 12 741 сум.

Айлык түләү алу турында гариза бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирелгән очракта, ярдәм чарасы сабый туган айдан башлап түләнә. Калган очракларда ул мөрәҗәгать иткән айдан башлап билгеләнә.

Ана капиталы акчаларын айлык түләү рәвешендә алу турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетта, Күпфункцияле үзәктә яки Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Гариза һәр балага аерым бирелә. Документлар тапшырырга кирәкми, фонд белгечләре барлык кирәкле белешмәләрне үзләре соратып алачак.

Ярдәм чарасы 12 айга билгеләнә. Янәдән айлык түләү алу турында гаризаны түләү билгеләнгән чорның соңгы аенда бирергә мөмкин.

Өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү узган ай өчен бирелә. Ул Татарстанда бердәм датада – һәр айның бишенче көнендә түләнә. Бу көн ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, түләү алдагы көндә җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot