Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 10 меңнән артык ана беренче балага пособие ала
Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле ай саен түләүне 2019 елның беренче яртыеллыгында бирә башладылар.
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанның 10 меңнән артык хатын-кыз беренче баласына пособие ала. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугатхезмәет хәбәр итте.
Пособие "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" 2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы Федераль законны кысаларында түләнә. 2019 елның беренче яртыеллыгында беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле ай саен түләү бирә башладылар. Аны республика матди ярдәм үзәге бүлекләре түли.
2019 елның 5 июленә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле ай саен түләү алучылар саны 10 168 кеше тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз