news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 10 кеше почтальон буларак хәрби хезмәткә альтернатив гражданлык хезмәте узачак

Хәзер “Татарстан почтасы” почта элемтәсе федераль хезмәтендә 16 кеше альтернатив хезмәт уза

  (Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Октябрь-декабрьдә “Татарстан почтасы” почта элемтәсе федераль хезмәтендә 10 кеше почтальон буларак альтернатив гражданлык хезмәте узачак.

Хәзер “Татарстан почтасы” почта элемтәсе федераль хезмәтендә Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Казан почта элемтәләре бүлекләрендә эшләүче 16 кеше альтернатив хезмәт уза. Хезмәт срогы 21 ай тәшкил итә. Алар белән хезмәт килешүе төзелгән.

Алданрак “Татарстан почтасы” почта элемтәсе федераль хезмәтендә 25 кеше альтернатив хезмәт үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot