Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 10 июньнән соң беренче тапкыр коронавирусның йөздән артык очрагы расланган
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 102 очрагы ачыкланган. Бу – 10 июньнән соң иң зур сан, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы. Шул ук вакытта, 63 пациент хастаханәгә озатылган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 155 185 очрагы ачыкланган, 150 591 кеше (шуларның 14е – узган тәүлектә) терелгән. Коронавирус корбаннарының саны элеккеге дәрәҗәдә кала – 1998.
Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ябык бүлмәләрдә кешеләр тыгыз аралаша торган хезмәт коллективларында битлек режимын активлаштырырга кушкан иде. Ул шулай ук вакцинация эшен дәвам итүнең әһәмиятен искәртте.
Соңрак шәһәр һәм район хакимиятләренең битлекләргә кире кайта башлавы турында билгеле булды. Чаллы һәм Әлмәт башлыклары үз хезмәткәрләренә гражданнарны кабул иткәндә шәхси саклану чаралары кулланырга кушкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз