news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 10 градуска кадәр җылы булачак

14 марттан һава температурасы төшә башлый.

Татарстанда 10 градуска кадәр җылы булачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Бу атнада Татарстанда көннәр 10 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте.

«Бүген явым-төшем юк. Һава температурасы 10 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә 12 мартта республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез һава температурасы 9 градуска кадәр күтәреләчәк. 13 мартта көндез яңгыр көтелә, кайбер районнарда юеш кар да яварга мөмкин. Һава температурасы янә +9 градус булачак», дип ачыклык кертте Сергей Захаров.

14 марттан һава температурасы төшә башлый. Бу көнне һава температурасы +8 градус, ә якшәмбе +6 градус була.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100