news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 10 елда 450 иҗтимагый территория һәм 5,8 мең ишегалды төзекләндерелде

Соңгы ун елда – 2015 елдан 2025 елга кадәр – Татарстанда 450гә якын иҗтимагый киңлек булдырылды. Аларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 28,1 млрд сум акча юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

2020 елдан республикада шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы эшли. Бу вакыт эчендә 5,8 мең ишегалды территориясе төзекләндерелде, финанслауның гомуми күләме 54 млрд сум тәшкил итте. Якындагы елларда торак кварталларда тагын 812 проектны гамәлгә ашырырга кирәк булачак.

«Шуны да билгеләп үтәм, иң яхшы тәҗрибәләр һәм төзекләндерү проектларының федераль реестрына республикабыз территорияләре гамәлгә ашырган проектлар да керә», – дип йомгаклады Шәйдуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot