news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 сентябрьдә алты яңа мәктәп ачыла

28 белем бирү оешмасында капиталь төзекләндерү үткәрелә.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Быел Татарстанда 47 мең 362 бала беренче сыйныфка бара. Алар укучылар санын 12 процентка арттырачак. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 1 сентябрьдә алты яңа мәктәп ачыла. Аларның өчесе Казанда һәм калган өчесе Чаллы, Түбән Кама һәм Теләчедә. Хәзерге вакытта 28 белем бирү оешмасында капиталь төзекләндерү үткәрелә, ул 1 сентябрьгә төгәлләнәчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2017 елның 1 сентябренән 2018 елның июленә кадәр 590 гомумбелем бирү оешмасын тикшерде. Кимчелекләрне төзәтү өчен 300ләп күрсәтмә бирелде. Хәзерге вакытта күзәтчелек органы экспертлары мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшырту буенча тәкъдимнәр үтәлешен тикшерүне дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100