news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 млн. 970,8 мең кв. м торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 82,2 проценты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен муниципаль районнар белән уртак киңәшмә уздырды

 (Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында 2014 елның 7 ноябрь көне торышына 1 млн. 970,8 мең кв. м торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 82,2%. Былтыргы белән чагыштырганда бу 101,2 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 253,7 мең кв. м булган 4351 фатирлы 94 йорт төзелгән. Программаның төзелүче объектлары арасында 33 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә; уртача әзерлек дәрәҗәсендә - бер объект.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда арендалы торакны төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 52 мең 913 кв. м булган 52 торак йортны төзү планлаштырылган. Шуларның бүгенге көнгә гомуми мәйданы 14 мең 131 кв. м. булган 40 йорты сафка кертелгән.

2014 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү программасын гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы тулырак сөйләде. 11 объектта яңа төзелеш буенча эш дәвам итә, шул исәптән 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамлана. Бу шул исәптән Түбән Кама районында 260 урынлык балалар бакчасы, Алабуга районында 260 урынлык балалар бакчасы, Чистай районында 220 урынлык балалар бакчасы (бөтен объектларда төзелеш-монтаж эшләре 93%тан артып китә). Шулай ук Казанда өч балалар бакчасы төзелеше тәмамлана (Кече Клыкида 260 урынлык, Чапаев-Максимов ур. 120 урынлык, Мәүлетов-Сыртланов ур. 120 урынлык). 5 объектта кисәтмәләр буенча төзәтү һәм башкарма докуметларны рәсмиләштерү эшләре алып барыла.

Ирек Фәйзуллин шулай ук тикшерү-күзәтчелек органнары, үз-үзен көйләүче оешмалар һәм башкарма комитетларның төзелүче объектларда хезмәтне саклау буенча атна саен тикшерүләр уздыру эшләре турында сөйләде.

2014 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 861 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу өчен 17 млн. 666 мең сумга 461 карар чыгарылган. Бүгенге көнгә 9 млн. 726 мең сумга штрафлар алынган.

Республика киңәшмәсе барышында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында да сүз барды (2013 һәм 2014 еллар этаплары). Бу мәсьәлә буенча Ирек Фәйзуллин докладын ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин тулыландырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100