Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 1 млн 816,5 мең кв.м торак тапшырылган
Бу - еллык йөкләмәнең 75,7 проценты
(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 1 млн 816,5 мең кв.м торак, яисә еллык йөкләмәнең 75,7 проценты тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 24 октябрьгә гомуми мәйданы 253,7 мең кв. м тәшкил иткән 4 мең 351 фатирлы 94 йорт тапшырылган. Арендалы торак төзелеше программасына килгәндә, 2014 елда гомуми мәйданы 52 мең 913 кв.м булган 52 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Республикада гомуми мәйданы 14 мең 131 кв.м булган 40 йорт тапшырылган. Ирек Фәйзуллин шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча йортлар төзү дәвам итә (115 ветеран өчен 22 йорт), дип искә төшерде. Күп балалы гаиләләрне, 5 баласы һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2014 елгы исемлеккә 824 гаилә кертелгән. Ел башыннан 37 сертификат рәсмиләштерелгән, шулардан 2014 елның 24 октябренә 33 сертификат гамәлгә ашырылган. Сертификатлар бирү тәмамланган. Сертификатларны гамәлгә ашыру вакыты – 9 ай.
“Авыл клублары” программасы буенча 2014 елга 47 объектның 45ендә төзелеш төгәлләнгән. Илдар Халиков киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2014 елгы программаны ел ахырына кадәр үтәүгә юнәлтте. Балалар яңа елны үз фатирларында каршыласын өчен, эшләрне тизрәк төгәлләргә кирәк, диде ул. Социаль ипотека программасын тормышка ашыру турында җентекләбрәк ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз