news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере казып алынган

Татлы тамыр 43,9 мең гектар мәйданда җыелган, бу планлаштырылган күрсәткечнең 74 процентын тәшкил итә

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда 1 миллион 44,6 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Татлы тамыр 43,9 мең гектар мәйданда җыелган, бу планлаштырылган күрсәткечнең 74 процентын тәшкил итә. Республика буенча уңыш –гектарыннан уртача 234 центнер. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Зәй районында әлеге авыл хуҗалыгы культурасын җыю эшләре уңышлы бара, биредә 245,7 мең тонна татлы тамыр эшкәртүгә озатылган инде. Уңыш гектарыннан уртача 280 центнер тәшкил итә. Сарман районында – 197,3 мең (уңыш гектарыннан 380 центнер чыга), Буа районында – 147,3 мең (190 центнер), Нурлат районында 122,6 мең тонна (202 центнер) шикәр чөгендере казып алынган.
Шуның белән бергә, Апас районында шикәр чөгендерен – 70 процент, Кайбыч районында – 56, Кама Тамагы районында 58 процент мәйданда казып аласы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100