news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган

Республикада уңыш гектарыннан уртача 31,3 центнер тәшкил итә

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Республикада уңыш гектарыннан уртача 31,3 центнер тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң югары уңыш – Актаныш районында, биредә ул гектарыннан уртача 42 центнерга җитә. Әлки, Апас, Чүпрәле, Мөслим, Нурлат районарында әлеге күрсәткеч 34-38 центнерга тигез.
Бүгенге көндә республикада игеннәр барлык мәйданның 19 процентында җыеп алынган. Әлки, Кайбыч, Яшел Үзән, Нурлат районнарында бөртеклеләр фаразланган мәйданның 30 процентында җыелган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100