news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 миллион 343 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган

Татлы тамырны җыю тулысынча төгәлләнгән

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда 1 миллион 343 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Татлы тамырны җыю тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Уртача уңыш гектарыннан 296 центнер тәшкил итте, узган ел исә һәр гектардан 300,5 центнер татлы тамыр җыеп алынган иде. Былтыр тулаем җыем шулай ук быелгы күрсәткечтән узып китте: барлыгы 1 миллион 800 мең тонна шикәр чөгендере казып алынды.
Быел ул 1 миллион 343 мең тонна тәшкил итә. Бу сан үзгәрергә дә мөмкин, чөнки “Алтын башак” холдинг компаниясе” ЯАҖ Түбән Новгород өлкәсендә дә шикәр чөгендере үстерде. Әмма җитештерүче чималны Татарстанга китерергә җыенмый. Татлы тамырны алар урында ук эшкәртергә ниятли, чөнки “Алтын башак”ның Түбән Новгород өлкәсендә шикәр чөгендере эшкәртүче үз заводы бар.
Татарстандагы шикәр чөгендере эшкәртү заводларына килгәндә, бүгенге көндә 70 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерелгән. Татлы тамырны эшкәртү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100