news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 меңгә якын гаилә яшьләргә социаль ипотека программасы буенча торак алды

Бу гаиләләрнең 70 проценты бюджет өлкәсендә эшләми, диде яшьләр эшләре министры.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда яшәүче 1,5 мең гаилә «Яшь гаилә» программасы буенча социаль ипотека программасына керде. Аларның 1 меңгә якыны яңа торак алды инде.

«2021 елда эшнең мөһим нәтиҗәсе дәүләт ярдәменнән файдаланган яшь гаиләләр санын 2,5 тапкырга арттыру булды. Дәүләт торак фонды белән берлектә без яшь гаиләләр өчен программа кысаларында эшне дәвам иттек. Ел ярым эчендә 32 муниципаль берәмлектә 1,5 меңнән артык яшь гаилә программага керде, шуларның 942се яңа торакка ия булды», — дип сөйләде Татарстан яшьләр министры Тимур Сөләйманов.

Министр сүзләренчә, бу гаиләләрнең 70 проценты бюджет өлкәсендә эшләми. Димәк, алар соципотеканың әлеге программасы буенча быел гына торакка дәгъва итә алды.

2022 елда Татарстан Яшьләр эшләр министрлыгы, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, федераль финанслау шартларында торак программасы буенча субсидияләрне исәпкә алуны электрон рәвешкә күчерүне планлаштыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100