Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 1 марттан вейпларны ваклап сатуны тыячаклар
Татарстанда вейплар һәм алар өчен сыеклыкларны ваклап сату закон дәрәҗәсендә тыелачак. Тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышында икенче һәм өченче укылышта кабул ителде, дип хәбәр итә вакыйга урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе.
Документ республикада вейпларны ваклап сатуны биш елга тыюны билгели. Тыю төбәкләргә шундый хокук биргән яңа Федераль закон нигезендә кертелә.
Тыюны кертүне никотинлы продукцияне, беренче чиратта яшьләр өчен, киметү зарурлыгы белән аңлаталар. Тыю җылытыла торган тәмәке белән эшләнмәләрне һәм никотинны һәм алар өчен сыеклыкларны китерүнең электрон системаларына карамаган башка тәмәке продукциясен ваклап сатуга кагылмый.
Законны имзалау өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җибәрделәр. Чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан кертеләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз