news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 июльдән бюджет хезмәткәрләренең эш хаклары арта

Татарстанда 2024 елның 1 июленнән «Бюджет өлкәсендә эшләүченең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре»нә кермәгән бюджет тармагы хезмәткәрләренең айлык вазифаи окладлары арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Әйтик, аерым бюджет оешмасының структур бүлекчәсе җитәкчесе секретареның оклады 1,05 тапкыр – 13 323 сумга кадәр күтәрелә. Бу сумма җитәкчеләр, белгечләр һәм шундый оешмаларның башка хезмәткәрләренең айлык окладларын исәпләү өчен кулланыла. Чагыштыру өчен, 2023 елның 1 гыйнварыннан ул 12 688 сумга тигез иде.

Моннан тыш, мондый оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күләме дә үзгәрә – вазифаи окладның 15 проценты урынына ул 1 июльдән 37 процентка кадәр күтәрелә.

«Әлеге карар 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк», - диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100