Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 1 гыйнвардан кемнәрнең пенсияләре артачагын әйттеләр
2026 елда Татарстан халкының пенсияләрен индексацияләячәкләр. Республика пенсионерлары нинди өстәмәгә исәп тота ала – «Татар-информ» материалында.
1 гыйнвардан Татарстан пенсионерларының пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу күрсәткеч 6,8 процент дәрәҗәсендә фаразланган инфляциядән югарырак булачак. Индексация бары тик иминият пенсияләренә генә кагылачак, социаль пенсияләрне 1 апрельдән арттыру планлаштырыла.
Димәк, иминият пенсияләренең күләме уртача 2 мең сумга артачак.
Исегезгә төшерик, иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы булу шарт. Индивидуаль пенсия коэффициенты аз гына җитмәгән очракта, балларны ирекле кертемнәр ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз