Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 1 гыйнвардан дәүләт хезмәткәрләренең окладлары арта
Татарстанда 2025 елның 1 гыйнварыннан дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, ТР дәүләт органнарында эшләүчеләр һәм ТР дәүләт вазифаларын биләүче затларның окладлары артачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указларны имзалады.
Әйтик, ТР башкарма хакимият органнары территориаль органнарында вазифаларның кече төркеме «тәэмин итүче белгечләр» категориясендә өченче разрядлы белгечнең вазифаи оклады, 1,05 тапкыр индексацияләнеп, 13 990 сум тәшкил итәчәк. Әлеге сумма дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең вазифаи окладлары күләмнәрен исәпләү өчен кирәк.
ТР башкарма хакимият органы территориаль органы җитәкчесе секретареның вазифаи оклады да шул ук коэффициентка күтәрелә. Әлеге күрсәткеч үз ведомстволары эшчәнлеген техник яктан тәэмин итүче республика дәүләт органнары хезмәткәрләренең вазифаи окладлары күләмнәрен билгеләү өчен кулланыла. Аларның вазифалары хезмәткәрләрнең беренче категориясенә карамый.
Өченче указ нигезендә ТР министрларының айлык окладлары күләмен 48 871 сумга кадәр арттырачаклар. Бу республиканың дәүләт вазифаларын биләүче затларның айлык окладлары күләмен исәпләү өчен кирәк.
Барлык документлар да 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз