Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда +1 градуска кадәр җылыта, көчле җил һәм җепшек кар көтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Иртәгә, гыйнварның соңгы көнендә, Татарстан циклон иңкүлегенең алгы өлешендә калачак. Аның үзәге Ак диңгез өстендә, бу исә температура фоны күтәрелүгә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Болытлы булачак, көндез – аязучан болытлы. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, бөтен төбәк буенча, Казанны да кертеп, кар явуы көтелә. Тәүлекнең якты өлешендә кар җепшек булачак.
Көньяк-көнбатышта көчле җил булуы фаразлана, аның тизлеге секундына 15-17 метрга (Татарстан башкаласында 15 м/с) җитәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Тәүлекнең караңгы вакытында Татарстан буенча һава температурасы -4..-9 градус (Казанда -4..-6 градус) тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава +1..-4 градуска кадәр (ТР башкаласында -1..+1 градус) җылына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз