news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ»

Дүшәмбе көнне, 11 ноябрьдә, Татарстанда көндез температура -2 дән +1 градуска кадәр булачак. Шулай ук республиканың кайбер почмакларында бераз кар явачак.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, бу көнне җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлек белән булачак.

Синоптиклар татарстанлыларны дүшәмбе көнне юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин дип кисәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot