news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 18 декабрьдә, циклонның җылы секторы тәэсире нәтиҗәсендә Татарстанда температураның тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы булачак. Көндез кар явачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бозлавык булуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда тәүлекнең караңгы вакытында төшкән томан сакланачак.

Көндез секундына 6-11 метр тизлектәге көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 14 м/с кадәр генә). Юлларда бозлавык хасил була, кайбер урыннарда көчле.

Төнге -2, -7 градуслардан соң (Татарстанның көнчыгышында -8, -13) тәүлекнең якты вакытында һава -3, +1 градуска кадәр җылыначак (Казанда -1, +1 градус).

news_right_1
news_right_2
news_bot