news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -1 градуска кадәр салкын көтелә

Бүген, 28 февральдә, Татарстанда коры һәм тыныч һава торышы сакланачак. Температура күтәрелүен дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, җитди явым-төшемнәр юк. Җил көньяк-көнбатыш 5-10 м/с тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык.

Төнге суыклардан соң (аязганда -22 градуска кадәр) Татарстанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә -1 градустан -6 градуска кадәр (шул исәптән Казанда -1 градустан -3 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, дип билгели синоптиклар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, республикада март ае плюс температурасыннан башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot