news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта

Вакыты белән кар явып китәчәк, көндез урыны белән юеш кар булуы көтелә.

Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 гыйнварда, бүгенге бераз гына суыктан соң, Татарстанда янә җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Вакыт-вакыт кар явачак, көндез урыны белән юеш кар булуы көтелә. Кайбер урыннарда аз гына бозлавык булырга мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», - дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә термометр баганасы -11, аязган вакытта -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot