Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 1 февральдән кемнәрнең пенсиясе артачак
Февральдә Татарстанда яшәүче кайбер категория пенсионерларның пенсия түләүләре артачак. Бу кемгә кагыла – «Татар-информ» материалында.
80 яшь тулган һәм I төркем инвалидлыгы булган пенсионерлар
Февральдән гыйнварда 80 яшь тулган өлкән яшьтәге татарстанлылар иминият пенсиясенең беркетелгән өлешен икеләтә күләмдә алачак. Шундый ук чара I группа инвалидлыгы булган кешеләргә дә тиешле.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өстәмә түләүне бары тик бер нигез буенча гына билгеләячәкләр. Мәсәлән, пенсионерның инвалидлыгы сәбәпле өстәмәсе булса, 80 яшь тулган очракта пенсия күләме өстәмә арттырылмаячак.
Агымдагы елда билгеләнгән түләү күләме 9 584,69 сум тәшкил итә. Димәк, әлеге суммага югарыда аталган ике категориягә түләүләр арттырылачак.
Әгәр пенсионерның карамагында гаилә әгъзасы булса
Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерларга өстәмә акча түләнәчәк. Пенсионерның карамагында булган һәрбер гаилә әгъзасы өчен теркәлгән иминият пенсиясенең өчтән бере өстәмә түләнә. Әгәр алар өчтән артык булса, өстәмә беркетелгән түләү суммасыннан артмаячак. Көндезге белем алучы тәрбияләнүчеләр өчен түләүләр 23 яшькә җиткәнче исәпләнәчәк.
Очучылар һәм шахтерлар
Шулай ук 1 февральдән элеккеге пилотларның һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренең пенсияләре артачак. Очучы ир-атлар өчен – кимендә 25 ел һәм хатын-кызлар өчен 20 ел хезмәт стажы булганда өстәмә алырга мөмкин. Шахтерлар күмер чыгару тармагында яки шахта төзелешендә кимендә 25 ел эшләргә тиеш, әмма аерым һөнәрләр өчен 20 еллык эш тәҗрибәсе дә рөхсәт ителә.
Әлеге категорияләр өчен өстәмә түләүнең күләме индивидуаль тәртиптә формалаштырыла: стажга, хезмәт шартларына һәм махсус фондка иминият кертемнәре суммасына бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз