news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер елда реаль хезмәт хаклары 10,1 процентка артты

Татарстанда бер елда реаль хезмәт хаклары 10,1 процентка артты
Фото: © «Татар-информ»

2024 елның гыйнварында Татарстанда реаль хезмәт хакы узган елга караганда 10,1 процентка югарырак булган. Бу хакта Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы доклад мәгълүматларыннан билгеле булды.

2024 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча республикада номиналь хезмәт хакы 63410 сум 30 тиен тәшкил итте. Узган елның шул ук ае белән чагыштырганда ул 18,2 процентка югары булган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2023 елның гыйнварыннан декабренә кадәр төбәктә реаль хезмәт хаклары 13,2 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot