news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 атнада АИ-95 маркалы бензин арзанайган

Татарстанда 1 атнада АИ-95 маркалы бензин арзанайган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

25 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстанда АИ-95 маркалы бензин бәясе арзанайган. Аның бәясе 8 тиенгә төшкән, хәзер литры 53,14 сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бер атнада бензинның башка маркаларына, шулай ук дизель ягулыгына бәя үзгәрмәде. Шулай итеп, АИ-92 маркалы бензинның литры элеккечә 49,28 сум, АИ-98 һәм югарырак марка 66,67 сум, дизель ягулыгы 59,82 сум тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100