Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның экология министры Азат Җиһаншин республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырылачак санитар-экологик икеайлык турында сөйләде. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гадәттәгечә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча икеайлык 1 апрельдә старт ала. Икеайлык кысаларында табигатьне саклау ведомстволары һәм муниципаль районнар көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүне, җәмәгать урыннарын төзекләндерүне һәм экология кагыйдәләрен бозуларны кисәтүне үз эченә ала.
«Икеайлык – ул безнең уртак масштаблы һәм җайга салынган эшебез. Төп бурыч – 9 майга республиканы тәртипкә китерү, мемориаль комплексларга һәм һәйкәлләргә игътибар бирү, бу Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында аеруча мөһим», - дип билгеләде Азат Җиһаншин.
Узган ел икеайлык кысаларында күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3 890 хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 1 362 санкцияләнмәгән чүплек. Хокук бозучыларга карата 6,4 млн сумлык административ чаралар кулланылган.
Өмәләрдә 350 мең кеше катнашкан, 8,5 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, полигоннарга якынча 340 мең кубометр калдык чыгарылган.
Экология министры ике айлыкның гадәттәгечә язгы ташу чоры башлануга туры килүенә игътибарны юнәлтте. Быел сезонлы явым-төшемнәр күп булу сәбәпле, бу мәсьәлә аеруча кискен тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз