news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,7 млн тоннадан артык шикәр чөгендере алынган

Республика шикәр заводлары 680 мең тоннадан артык татлы тамыразык эшкәрткән.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 13 октябрьгә булган мәгълүмат буенча Татарстанда 48,4 мең гектар мәйданнан 1 млн 714,1 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Бу планның 77 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Сезон башыннан республиканың шикәр заводларына 929,4 мең тонна шикәр чөгендере кайтарылган. Заводларда тәүлек саен уртача 24,7 мең тонна татлы тамыразык эшкәртелә.

Республика шикәр заводларында барлыгы 680,6 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән һәм 97,2 мең тонна шикәр комы әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100