news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,5 млн данә агач утырттылар

Табигать саклау акциясе 5 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр узачак.

Татарстанда 1,5 млн данә агач утырттылар
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда «Урман атнасы — 2019» республика табигать саклау акциясе һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агачлар утырттылар. Казанда «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» территориясе үзәк мәйданчык булды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без елга ике тапкыр — язын һәм көзен агач утырту буенча шундый акцияләр үткәрәбез. Бу мәйданчык ТР сәламәтлек саклау министры тәкъдиме буенча сайланды, бүген биредә 400 дән артык европа чыршысы үсентесе утыртылачак. Акция республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә уза, бүген шулай ук истәлекле агачлар, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә аллеялар утыртыла», - диде ведомство башлыгы Равил Кузюров.

Шулай ук Татарстан башкаласында акция тагын өч мәйданда узды: Биектау муниципаль районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында.

Бүген республика буенча барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,5 млн үсенте (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш үсентеләре) утыртылды.

  • Быел «Урман атнасы» акциясе 5-12 октябрь көннәрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100