news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,3 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алынган

Тамыразыктан уртача уңыш гектарыннан 336 центнер чыккан.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда техник культураларны җыеп алу эше бара. Бүгенге көнгә 1 млн 296,2 мең тонна шикәр чөгендере 38,5 мең га мәйданнан җыеп алынган, бу планның 61 процентын тәшкил итә. Тамыразыктан уртача уңыш гектарыннан 336 центнер чыга, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәрәңге 6,4 мең га мәйданда җыелган – бу планның 81 проценты дигән сүз. 117,8 мең тонна бәрәңге алынган, уңыш гектарыннан 183 центнер чыккан.

Республика хуҗалыкларында 0,8 мең гектарда яшелчәләр җыеп алынган - бу планда каралганның 41 проценты. Яшелчәләрдән тулаем җыем 25,5 мең тонна тәшкил иткән.

189,7 мең тонна бөртеккә кукуруз суктырылган, 58,8 мең гектар мәйданда эш башкарылган. Планда каралганның 61 проценты эшләнгән, әлеге культурадан уртача уңыш гектарыннан 32,3 центнер булган.

Көнбагыш 48,2 мең га суктырылган– планның 44 проценты үтәлгән. 71 мең тонна майорлыклары гектарыннан 14,7центнер уңыш белән җыеп алынган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100