news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,28 млн. сумнан артык суммада экологик зыян булдырылмый калган

Җир асты байлыклары турындагы закон таләпләре бозылган 165 очрак ачылган

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Экология һәм табигать ресуслары министрлыгы коллегиясенең узган елгы эшчәнлек йомгаклары һәм министрлык алдына 2010 елга куелган бурычлар буенча киңәйтелгән утырышы булачак. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары министры урынбасары Игорь Майданов, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, прокуратура, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм республиканың министрлыклары, ведомстволары, башкарма хакимиятнең федераль органнары җитәкчеләре һ.б. катнаша.

 Төп доклад белән коллегия алдында министр Әгъләм Садретдинов чыгыш ясаячак. Министрлыктан алынган белешмә буенча, былтыр гамәлдәге газ чистарту җиһазларын модернизацияләү һәм техник яңарту, факел газларын эшкәртү эшен оештыру, җылылык энергетикасы предприятиеләрендә мазут куллануны киметү һ.б. чаралар хисабына атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару 16 мең тоннага, ягъни 6 процентка киметелгән. Алексеевск, Актаныш, Апас, Балтач, Менделеевск, Саба муниципаль районнарында чүп-чарны сортларга аеру комплексы салдыру юлы белән каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм икенчел материаль ресурс алу буенча куәт 120 мең тоннага арттырылган, ә каты көнкүреш калдыкларын чүплек полинонына күмү 10 мең тоннага киметелгән.

Җыеп кына әйткәндә, республикада 1,28 млн. сумнан артык суммада экологик зыян булдырылмый калган. Моннан тыш, министрлык тарафыннан җир асты төче су ресурсларын һәм запасларын тәүлегенә 64,9 мең куб метр күләмдә арттыру тәэмин ителгән, гомумтаралыштагы файдалы казылмалар  запасының суммар үсеше 64,5 млн. куб м тәшкил иткән, җир асты байлыклары турындагы закон таләпләре бозылган 165 очрак ачылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100