news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,1 миллионнан артык кеше санитар-экологик икеайлыкта катнашкан

Апрель һәм майда республика территориясендә 1,7 мең санкцияләнмәгән чүплек барлыгы ачыкланган, аларның 93 проценттан артыгы юк ителгән.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда санитар-экологик икеайлык чараларында 1 миллион 127 мең кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.

Республикада масштаблы чүплекләрне юк итүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бигрәк тә район үзәкләрендә. Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама һәм тагын кайбер районнарда чүплекләр бөтенләй бетерелгән.

Сарман районында, мәсәлән, 600 квадрат метрда, Чаллыда 721 квадрат метрда чүп урыннары җыештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100