Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар яшь полиграфистлар арасында һөнәри осталык чемпионатында алтын медаль алды
Новосибирскида үсмерләр арасында узган «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча «Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында Татарстан җыелма командасы алтын медаль яулады. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның 175нче гимназиясе укучысы Анастасия Яковлева «Полиграфия технологияләре» компетенциясендә аңа тиңнәр булмавын раслады, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Ярышларда Уфа, Можайск, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мәскәү һәм Казаннан килгән иң яхшы полиграфистлар катнашты.
Ярышта катнашучылар полиграфия тармагының төрле аспектлары буенча үз осталыкларын күрсәтте. Конкурсантларны бәяләгәндә эшнең сыйфатына һәм иҗади якын килүгә басым ясалды.
Инде икенче ел рәттән Татарстан командасы «Татмедиа» агентлыгы кураторлык итә торган компетенция буенча «Профессионаллар» чемпионатында җиңү яулый. Ярышта катнашучыларны әзерләү республиканың әйдәп баручы «Идел-Пресс» һәм «А-пресс» типографияләре, шулай ук Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ) нәшрияты базасында оештырылды.
«Профессионаллар» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үсеш кичерә. 2026 елда «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы ярышлары «Төп» категориядә -268, «Үсмерләр» категориясендә 123 компетенция буенча уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз